11-13 декабрьдә Казанда "Алтын очкын" тхэквондо буенча Бөтенроссия спорт ярышлары узды. Тренер Алинә Сәлимуллинаның тәрбияләнүчеләре лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр һәм медальләр яуладылар.
1 урын - Фазлыева Ника (52 кг кадәр)
3 урынны Гәйфетдинова София (30 кг кадәр) һәм Гомәрова Зилә (59 кг кадәр) алды, финалга чыгу өчен 2023 елда Санкт - Петербургтан Европа чемпионына оттырды.
Бөтенроссия ярышларында (12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар, 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм яшүсмер егетләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар) Россия Федерациясенең 30 субъектыннан 925 спортчы катнашты.