Әлфия Когогина 2023 елда «Эшмәкәрлек» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Федераль проект координаторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Очрашу барышында без «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проектын 2023 елда гамәлгә ашыруга йомгак ясадык, уртак эшнең агымдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштык, 2024 елга үсеш юлларын билгеләдек».

Иҗтимагый совет утырышында Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле, партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Владимир Якушев, «ОПОРА РОССИИ» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Анатолий Попов һәм Иҗтимагый советның башка әгъзалары катнашты.

"Партия проекты кысаларында без кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү белән шөгыльләнүче төп оешмаларның барлык эшлекле берләшмәләрен һәм экспертларын берләштерә алдык. Шуның ярдәмендә Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлек секторының торышын сыйфатлы тикшерү үткәрелде.  Димәк, бездә бизнеска ярдәм итү һәм эшкуарлык үсешенә комачаулаучы киртәләрне бетерү инструментларын эшләү буенча нәтиҗәле кара-каршы сөйләшү барлыкка килде", - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

«Эшмәкәрлек» федераль партия проекты «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумы тарафыннан 2022 елда расланган. Аның төп бурычы-эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшыртуга, эш урыннарын саклауга, гражданнарның керемнәрен арттыруга һәм бу өлкәдә норматив-хокукый көйләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International