2024 елның 13 гыйнваре 21.00 сәгатьтән 14 гыйнваре 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде.
14 гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында һава температурасының -25..-28˚. кадәр төшүе көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Салкында:
Салкын тидермәс өчен, кирәк булмаса, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары белән урамда озак йөрмәскә һәм еракка йөрүдән тыелырга кирәк.
Өшүнең төп сәбәпләре: кысан һәм дымлы өс һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм арыганлык. Калын киенегез, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны үзенә сеңдерәләр, аякларны коры калдыралар, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка урамга чыкмаска; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.
Көчле салкында еракка йөрмәү һәм сәфәр кылмау яхшырак. Автомобильдә йөргәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә тизлекне артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт тоткарлыклар булдырмаска кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормозга басып, сезнең арттан килүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирегез.
Өшү-салкында килеп чыккан җәрәхәт. Еш кына зарарлану борын, колак, яңак, ияк, кул һәм аяк бармакларына кагыла, кан әйләнешенең вакытлыча бозылуына, сизүчәнлекне югалтуга китерә, ә авыр очракларда – кире кайтарылмаслык хәлләргә дә китерергә мөмкин.
Туңуның иң зур куркынычына терморегуляция системалары формалашу тәмамланмаган балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр дучар ителә. Салкында артык җиңел, тыгыз яки дымлы киемдә, озак вакыт хәрәкәтсез хәлдә булу өшү куркынычын арттыра. Әле күптән түгел генә салкын тию кичергәннәрдә дә салкыннан зыян күрү ихтималы зуррак. Аяк тамырларының хроник авырулары, тәмәке тарту, алкоголь белән артык мавыгу шулай ук өшүне тизрәк булдыру факторларына карый.
Өшүнең беренче билгеләре : тоюны югалту, чемердәү барлыкка килү һәм тиренең туңган өлешләренең кызарып чыгуы . Күпчелек очракта, 20-30 минут дәвамында тәнне җылыту хәлне җиңеләйтәчәк. Туңган кулларны һәм аякларны җылы, ләкин кайнар булмаган суга тыгарга кирәк Әгәр җылы су юк икән, туңган кулларны култык астына тыгарга кирәк,
Салкыннан зыян күргән тире агара икән, мөмкин кадәр тизрәк профессиональ медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өшегән урыннарны кар белән дә кул белән дә ышкырга ярамый. Бу эшне катлауландыра гына.
Җылыту өчен электр грелкалары, җылыту приборлары һәм ачык ут ягу өчен билгеләнгән приборлар кулланмагыз. Зыянланган тиренең сизүчәнлеге начар булу сәбәпле, мондый ысул пешүгә китерергә мөмкин.
Өшегәндә беренче ярдәм:
Әгәр бу өшү икән-ничек тә җылынырга тырышыгыз, җылы бинада берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшегәнсез икән тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Нык өшегәндә, туңганда, медицина ярдәме барып чыкмый икән, нишләргә?
- Зыян күргән кешенең киемен алыштырыгыз. Юешләнгән киемен салдырып җылы җәймәгә яисә юрганга төрегез Зыян күргән тән тиресенә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Температура 40-42 градус булырга тиеш. Әгәр термометр юк икән, кулны терсәккә кадәр суга тыгыгыз. Әгәр дә терсәк пешми икән - димәк температура яхшы. Өшегән урынны суга тыгыгыз, тән алсу төскә кергәнче һәм тән сизә башлаганчыга кадәр тотыгыз. Зарарланган урын савытка тияргә тиеш түгел. Әгәр бит яки колак өшегән икән йомшак сөлге белән (суда чылатып сыгарга) җылы компресс ясагыз.
- Киптерегез һәм төрегез. Тире алсу төскә керә башлагач, зарарланган урынны чиста материяга төрегез. Әгәр бу аяк яки кул икән, киптерү өчен һәм тирегә инфекция кермәс өчен һәр бармагын төрегез яки бармак араларына мамык бөтерчекләре куегыз.
- Күбрәк сыеклык эчерегез. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан йөрешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Авыртуны баса торган чаралар. Аспирин яки ибупрофен авыртудан арындырачак һәм кан әйләнешен яхшыртачак.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз:
· спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
* төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык тыгызламагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә ваемсызлык. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә, башка кешенең гомере өчен дә бернинди җаваплылык та тота алмый.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.