Әлфия Когогина Казан вертолет заводында импортны алмаштыру һәм модернизацияләү комплекслы программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә «Россия вертолетлары» (Ростех) холдингының Казан вертолет заводы базасында  сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм төбәк икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

 

«Нәтиҗәле дәүләт сәясәте, шул исәптән "Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтен арттыру " кебек федераль программаларны гамәлгә ашыру һәм предприятиенең грамоталы җитәкчелеге нәтиҗәсендә Казан вертолет заводы бүген өлкән буыннарның данлы традицияләрен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы елларында биредә СССР Авиация сәнәгате чыгарган һәр унынчы хәрби самолет җыелган. Бүген завод җиңел Ансатлар, легендар Ми-8/17, өр-яңа МИ – 38 җитештерә һәм вертолетлар ясауның тулы циклын тормышка ашыра: уйлап табудан һәм серияле чыгарудан алып сатудан соң озатып йөрүгә кадәр, персоналны өйрәтү һәм ремонтлауга кадәр», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

 

Предприятиедә заводның төп җитештерү цехларын, яңа корпусларын һәм җитештерү-укыту үзәген карап чыктылар. Әлфия Когогина импортны алыштыру һәм вертолет техникасын модернизацияләү комплекслы программасын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук агрегат-җыю производствосының, ахыргы җыю цехының, буяу цехының эше белән танышты.

 

"Предприятиенең 15 җитештерү участогыннан, 12 заманча лабораториядән һәм 21 уку сыйныфыннан торган җитештерү-укыту үзәген төзү тәҗрибәсе кызыклы. Үзәк, Татарстан предприятиеләре ихтыяҗларын исәпкә алып, югары квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен булдырылган. 8 юнәлеш һәм 38 кирәкле һөнәр буенча белем бирү программалары эшләнде. Проект нигезенә гамәли юнәлешле укыту принцибы салынган-практика уку вакытының 70%  алып тора", - дип шәрехләде парламентарий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International