Медицина күп авырулар белән көрәшергә өйрәнде, әмма әлегә кадәр кешегә зыян китерергә сәләтле бик күп патоген микроорганизмнар бар.
1. Полиомиелит - вируслы йогышлы авыру, нерв системасының зарарлануы белән характерлана, бу мускулларның параличлануына китерә, кабырга арасы һәм диафрагма мускулларының параличы аркасында сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге үсешенә сәбәп булырга мөмкин, бу еш кына үлемгә китерә. Авыру нигездә 5 яшькә кадәрге балаларга йога. Полиомиелитны профилактикалау максатыннан, балаларга милли профилактик прививкалар календаре буенча иммунизация үткәрелә.
2. Дифтерия - бактериаль йогышлы авыру. Аны кузгатучы - йогышлы авырулар урынында тукыманы зарарлаучы токсин эшләп чыгара. Барыннан да бигрәк йөрәк, бөерләр, нерв системасы зыян күрә. Дифтериядән саклауның төп ысулы булып вакцинопрофилактика тора. Дифтериягә каршы прививка ясаткан кешеләрнең иммунитеты барлыкка килә, ул дифтерия һәм үлем очракларыннан саклый.
3. Кызамык - вируслы йогышлы авыру, һава-тамчы юлы белән йога. Кызамык белән авыручы кеше белән кыска вакытлы булса да элемтәдә булган кешеләр (кызамык белән авырмаган, прививка ясатмаган яки бер тапкыр прививка ясаткган) зарарлана. Кызамыкның катлауланулары: колак ялкынсынуы (отит), борын куышлыгы ялкынсыну (гайморит), үпкә ялкынсынуы (пневмония), шулай ук баш миенә төзәтеп булмый торган зыян китерүче ми тышчалары ялкынсынуы (энцефалит), авыру үлемгә китерергә мөмкин. Төп профилактик чара вакцинация.
4. Коклюш (бума ютәл) - бактериаль йогышлы авыру, көчле йөткерү белән характерлана. Ул барлык яшьтәге кешеләр арасында тарала, әмма аеруча кече яшьтәге балалар өчен куркыныч. Коклюш үлемгә китерергә мөмкин, бу аеруча бер яшькә кадәрге балаларга кагыла. Коклюш өзлегүләргә дә китерергә мөмкин: йоклаганда сулыш алу тукталу., үпкә ялкынсынуы, сукыраю, кабыргалар сыну, грыжа, кан китү һ.б. Коклюшны профилактикалау профилактик прививкаларның милли календаре буенча үткәрелә торган гомуми вакцинациядән гыйбарәт.
5. Корсак тифы ашказаны-эчәк трактын, бавырны, талакны, кан тамырларын зарарлаучы бактериаль йогышлы авыру, көчле агулану белән уза. Бу авыруның катлаулануы эчәктән кан китүгә һәм эчәкнең тишелүенә китерергә мөмкин. Инфекция йоктыру куркынычын булдырмас өчен, азык-төлекне ташу, саклау һәм куллану шартларын үтәү мөһим. Халыкны корсак тифына каршы вакцинацияләү эпидемиологик күрсәтмәләр буенча үткәрелә, шул ук вакытта эпидемиологик хәл, авыру дәрәҗәсе һәм торак пунктларны санитар-коммуналь төзекләндерү исәпкә алына.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Авыру килеп чыкканда, өзлегүләрне булдырмас өчен һәм тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен, вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез. Прививка ясау һәм авыруны кисәтү яки авыруның барышын җиңеләйтү йогышлы авыруның авыр формасына эләгү куркынычына караганда җиңелрәк.