«Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте
Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.
Дәүләт хезмәтен алу өчен документлар
Гамәлдәге законнарда каралган затлар мөрәҗәгать итүче (аның вәкиле) тарафыннан Идарәгә түбәндәге адрес буенча тапшырыла: 420059, Казан шәһ., Һади Такташ ур., 124, шулай ук почта аша яисә электрон документлар рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп (www.gosuslugi.gov.ru) файдаланып җибәрелергә мөмкин.
Коммерциячел булмаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру тәртибе турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskihorganizacij/»