Санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген шәһәрдә санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников хезмәттәшләре белән берлектә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: - чистарту участокларын территориаль яктан беркетү; - өмәләрне үткәрү тәртибе; - массакүләм мәгълүмат чараларында икеайлык кысаларында чараларны яктырту;- "Экояз 2024"республика конкурсында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Менделеевск территориясендә санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Традицион рәвештә бу чорда территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшыртуга һәм уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән масштаблы эш бара, шулай ук төрле экологик чаралар һәм конкурслар уза. Теләге булган һәркем "Экояз 2024" республика конкурсында катнаша ала. Сылтама буенча җентекләбрәк таныша аласыз https://vk.com/wall718092436_471

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International