2024 елның 29 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

2024 елның 26 апрелендә «Аммоний» АҖ, чираттагы тапкыр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чара үткәрде. Анда Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга территориаль бүлеге баш белгече эксперт И. А. Вахонина катнашты.

Агымдагы елда төп тема «Климатның хезмәт иминлегенә һәм гигиенасына йогынтысы» халыкара хезмәтне саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде.

Спикер 2023 елда Татарстан Республикасы буенча теркәлгән һөнәри авырулар турында мәгълүмат җиткерде. Эш урыннарында организмның артык җылынуын кисәтү, радиация тәэсирен киметү, профилактик дератизация эшләрен көчәйтү, «киеренке һава шартларында» йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау инициативасы хупланды, чөнки әлеге җитештерү факторлары эшчеләрдә кискен хәлгә китерергә мөмкин һәм озак вакыт тәэсир иткәндә һөнәри патологияләр формалашуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International