Менделеевск командасы безнең районда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларын карточкаларда җыйды.
Федераль һәм республика ярдәм чараларыннан тыш Менделеевск районында хәрбиләр өчен муниципаль программалар каралган:
«Ижминводы-шифалы су» шифаханәсендә демобилизацияләнгән сугыш хәрәкәтләре ветераннарын тернәкләндерү, бассейнга һәм тренажер залларына бару өчен абонементлар, җирле хакимиятнең резерв фонды акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр.
Сораулар буенча «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Макарова Миләүшә Газизҗан кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фондның филиалы адресы: Менделеевск, Фомин урамы, 19 йорт, 202 нче кабинет.
#мывместе