Администрациядә район Башлыгы Радмир Беляев катнашында атна саен уза торган гражданнарны кабул итү узды.
Көн тәртибендә 2 сорау бар иде.
Беренчесе «Дружба 4» бакча җәмгыятендә кишәрлекне хосусыйлаштыруга кагылган. Район Башлыгы документларны рәсмиләштерү һәм алга таба эш итү тәртибе буенча тәкъдимнәр бирде.
Икенче сорау ятимнәрнең торак алуына кагылган. Радмир Илдар улы опека бүлеге башлыгына быел төзелә башлаячак Тукай урамындагы яңа йортта фатир алу өчен кирәкле эшне оештыруга күрсәтмәләр бирде.