С.Гассар исемендәге мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды.

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Залда утыручыларга  сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә махсус операция сугышчыларына эчкерсез ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Без барыбыз да беләбез, бу инициатива шундый катлаулы бурычны үтәүче хәрбиләргә  безнең һәрберебезнең теләктәшлек белдереп кертә алган тыйнак өлеш кенә. Безнең авыр вакытта бергә булу һәм бер-беребезгә булышу бик мөһим.


Бергәләп без күбрәк эшли алабыз! Бу хәйрия концерты безнең җәмгыятьнең мөһим кыйммәтләр тирәсендә берләшеп, игелекле эшләр башкаруының искиткеч үрнәге булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International