Нуриевлар жюрига гаилә ризыгы - чишмә суында пешкән коймаклар тәкъдим иттеләр. Буыннан-буынга тапшырыла торган калфак һәм туй күлмәге күрсәтелде🙏
Ә гаиләләренең «авыл кушаматы» килеп чыгуын чагылдырган мавыктыргыч театральләштерелгән чыгыш беркемне дә битараф калдырмады дип ышанам. Аларны авылда «Чирке»дип атыйлар. Аларның бабалары үз вакытында күп тапкырлар җитәкчелек янына чиркәү төзү турында сөйләшергә барган һәм шулай да үз максатына ирешкән. Бу ныклап тырышуы өчен аны бәйләнчек черки кебек «Чирке» дип йөртәләр.
Нуриевлар гаиләсе пьедесталга да максатчан һәм ныклап барды.