Татарстан эшмәкәрләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия булачак.
Үткәрү датасы һәм вакыты 24 май 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр
26 майга туры килә торган Россия эшмәкәрләре көне алдыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә милек хокукларын теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белә ала:
- күчемсез милек белән килешүләр төзү үзенчәлекләре турында;
- ничек шәхси эшмәкәр һәм юридик зат бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларын теркәргә;
- юридик затны үзгәртеп корганда хокукларны ничек теркәргә;
- торак булмаган бинада гомуми милекне ничек теркәргә һ. б.
Татарстан эмәкәрләре өчен кайнар линия телефоны - (843) 255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!