Бу көнне район мәктәпләрендә дә дулкынландылар: чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, ата-аналар. Менделеевск районында унберенче сыйныфның 71 укучысы һәм тугызынчы сыйныфның 312 укучысы балачак белән саубуллашты. Чәчәкләр, шатлыклы елмаюлар, үгет – нәсыйхәт сүзләре һәм бераз моңсулык -барысы да бу бәйрәмдә бар иде.
Кунакларны тантаналы рәвештә «Химия-технология лицей»да каршы алды.
Линейка лицей мәйданында узды.
Район башлыгы Радмир Беляев, мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рәис Нәҗипов, лицей директоры Евгений Ямщиков укучыларга игелекле, эчкерсез һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына туган мәктәпләрен, укытучыларын һәм дусларын онытмаска, имтиханнарны уңышлы тапшырырга һәм тормышта дөрес сайлау ясарга теләделәр.
Соңгы кыңгырау саубуллашуның көчле авазын тарата. "Сау бул, мәктәп!"