"Алтын алка»

2024 елның 31 мае, җомга

Россиянең танылган спортчылары катнашкан гала-матчны ачу тантанасында Россия спорт министры Михаил Дегтярев ил Президенты Владимир Путинның «Алтын алка»суперфиналында катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга мөрәҗәгатен укыды.

"Айсберг" спорт мәктәбенең дүрт тәрбияләнүчесе (Салихов Артур, Семенов Денис, Моратов Радмир, Афанасьев Даниил) «Биектау» Татарстан Республикасы командасы составында Мәскәүдә узган 2007-2008 елгы уенчылар арасында «Алтын алка» хоккей буенча юбилей турнирының суперфиналында көмеш медальләр яуладылар. Бүләкләү тантанасында Россия Герое, космонавт Александр Самокутяев катнашты.

Яшь хоккейчылар арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының суперфиналы ел саен «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International