Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «Кабул ителгән инициатива сәләтсез инвалидның (баланың да, өлкәннәрнең дә) пенсиясен ата-аналары, опекуннары яки попечительләре хисапларыннан бурычларны түләткәндә исәптән чыгаруны тыя. Бүгенге көндә, якыннары бурычларын түли алмаган очракта, инвалид пенсиясе башкару процедураларын үткәргәндә якланмаган булып чыга.
Шулай ук закон социаль өстәмә түләүләргә, туендыручысын югалту уңаеннан пенсиягә җәелдерергә тиеш.