28 май-Россия тарихында мөһим дата. Быел чик сакчыларына 106 ел тула. Аның елъязмасында Ватан чикләрен саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, ныклыгы һәм кыюлыгы турында сөйләүче күп кенә данлы битләр алтын хәрефләр белән язылган.
Районның элеккеге чик буе хезмәткәрләре хезмәт көннәрен, сугыш батырлыкларын искә төшерү һәм бүгенге көндә тынычлыгыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтләү өчен бергә җыелдылар.
Митингта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров, хәрби комиссар Сергей Залуженко, район ветераннар советы рәисе Габибулла Әхмәдов һәм солдатларның әниләре катнашты.
Бер минут тынлык белән хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган чик сакчылары истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр. Аннары мемориалга чәчәкләр салдылар.