Быел инде төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Менделеевск районында тавыш бирүгә биш территория тәкъдим ителде:
1. Татарстан урамын комплекслы төзекләндерү;
2. Пляж зонасы белән яр буе (2 чират), Карл Маркс урамы;
3. Парк территорияләре комплексы: химик стадионы һәм Ушковлар утары территориясе, Ленин урамы;
4. Д. И. Менделеев исемендәге үзәк стадион янындагы спорт паркы;
5. Ленин скверы (2 чират), Октябрь урамы.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан урамын комплекслы төзекләндерү җиңүче булды, ул 1704 тавыш җыйды.
Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында узды. Аны гамәлгә ашыруның җиде елында Татарстанда 225 парк, сквер һәм яр буе төзекләндерелгән.