Балаларны яклау көнендә биредә концерт программасы һәм флайборд-шоу, шулай ук гидроциклларда чыгышлар белән бәйрәм узды. Балалар өчен мастер-класслар оештырылды, ә туңдырманы бушлай тараттылар.
Район башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, су янында төзекләндерелгән урын барлыкка килү — зур казаныш. Кама янындагы яр буе 20 километрдан артып китә, бу республика һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хыял чынга ашты.
Пляжның архитектура концепциясен «АрхДесант» бюросы булдырган, ә проектны «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» җитәкчелек иткән. Төзекләндерүнең беренче этабы узган ел «Уңайлы шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Быел эш дәвам итәчәк.