Менделеевск спортчылары 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында ВТФ тхэквондосы буенча Идел буе федераль округы җәйге спартакиадасының икенче этабында чыгыш ясады.
28-30 май көннәрендә Ижауда "Ижевск - мастерлар шәһәре" ВТФ тхэквондосы буенча төбәкара ярышлар кысаларында Идел буе федераль округында Россия укучыларының XII Спартакиадасының сайлап алу этабы узды.
Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 80нән артык иң көчле спортчы катнашты.
"Батыр" спорт мәктәбендә катнашучылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Кирилл Прокопьев, Спартакиада финалына юлламадан бер адымда калып, икенче урынны яулады. Финалда ул 2024 елгы Россия Беренчелегенең гамәлдәге чемпионына оттырды. Бу Кириллга пьедесталда иң югары урынны алу өчен зур тәҗрибә һәм мотивация бирә.
Карина Кудряшова 55 кг авырлык категориясендә 14-17 июньдә Красноярскида узачак 2024 елгы Россия Спартакиадасына юллама отты.