Район башлыгы Радмир Беляев Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән бергә Менделеевскида Любашиннарның күп балалы гаиләсендә булды. Аларның гаиләсендә 7 бала тәрбияләнә.
Әтиләре Алексей Николаевич чәчтараш, шәһәр үзәгендә чәчтарашханәсе бар. Ул бик актив, сәяхәт итәргә, гаилә походлары оештырырга, табигатькә чыгуны ярата, «Волга гаскәр казак җәмгыятендә»тора.
Әнисе Лилия Николаевна бик иҗади кеше шәһәрнең иҗади коллективлары өчен заказ буенча кием һәм костюмнар тегү белән шөгыльләнә.
Балалар да шул ук дәрәҗәдә иҗади һәм актив. Олы уллары Захар һәм Назар Казан шәһәренең кадет мәктәбендә укыйлар. Алар күп тапкырлар шахмат турнирларында призерлар һәм җиңүчеләр, бокс буенча Россия турнирларында призерлар булып торалар. Кече балалар вокал-эстрада студиясендә шөгыльләнәләр, спорт секцияләренә йөриләр һәм мәктәптә яхшы укыйлар!
Гаилә торак мәйданны киңәйтүгә һәм җир кишәрлеген куллануга кагылышлы сораулар бирде. Радмир Илдар улы гаилә мәсьәләләрен шәхси контрольгә алды.