Тантанада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Бүләкләү тантанасында ун номинациядә җиңүчеләр игълан ителде: «Җитештерү», «Предприятие-экспортер», «IT-проектлар һәм карарлар», «Төзелеш», «Импортны алмаштыру», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Үзмәшгуль», «Башлангыч эшмәкәр» һәм «Халык танылуы».
Бу конкурс алты еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр уздырыла. Моннан тыш, быел «Үзмәшгуль»номинациясе барлыкка килде.
«Үзмәшгуль» номинациясендә мактаулы дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында Менделеевскидан килгән логопед-дефектолог Гөлнара Якупова да бар. Ул «Алтын йөзлек»конкурсының беренче 10 җиңүчесе исемлегенә керә.
Конкурс җиңүчеләре быел ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк «100гә чуму» телевизион проектында катнашу мөмкинлеге алачак. Проект кысаларында конкурста катнашучыларның уңыш тарихлары күрсәтеләчәк.