Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган республика конференциясе

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Конференцияне «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин ачып җибәрде. Җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, ул территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең халык һәм муниципаль дәрәҗәдәге иҗтимагый хакимият арасында бәйләүче звено булуын билгеләп үтте.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге, территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенә дәүләт ярдәме, җирле хакимият органнарының территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән эше, шулай ук республикада эш тәҗрибәсен тарату турында чыгышлар яңгырады.

Республика конференциясе ахырында үз эшчәнлек өлкәсендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International