"Академик десант»

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Безнең шәһәргә «Татарстан —  новый век» — «Татарстан — яна гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән делегация килде. Алар «Җир Хартиясе»принципларын пропагандалаучы чара үткәрделәр. Бу экологик агарту эшчәнлеге яңа экологик фикерләүгә ия булган, әйләнә-тирә мохиткә карата үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңлый алган кешене формалаштыруга юнәлдерелгән.

Кунакларны һәм катнашучыларны район башлыгы Радмир Беляев сәламләде. Барысына да кереш сүз белән «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова мөрәҗәгать итте.

Программа барышында аерым муниципаль районның табигате, геологиясе, район буенча мөмкин булган туристлык маршрутлары, халык мәдәнияте, телләр, милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, истәлекле вакыйгалар һәм истәлекле урыннар турында интерактив лекцияләр үткәрелде. Лекцияләрне ТР Фәннәр Академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырды

Казан энергетика университеты, КНИТУ һәм КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты вәкилләре карьера үсеше һәм шәхес үсеше өчен перспективалы һөнәрләр буларак «Һөнәр турында шоу» дип аталган химия-биология юнәлешендәге һөнәрләр презентацияләре һәм җирлектән табигый материалларны лаборатор тикшеренүләр үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International