Уенда 2 нче "Әкият", 8 нче «Сандугачым», 10 нчы «Рябинушка», 11 нче «Балачак планетасы» һәм 12 нче «Крепыш»бакчалары тәрбияләнүчеләре катнашты.
Уен станцияләр буйлап сәяхәт итүдән гыйбарәт иде, аларның һәрберсендә балаларны кызыклы биремнәр көтте. Балалар юл билгеләрен җыйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирделәр, төрле юл ситуацияләрен тикшерделәр. Алар шулай ук «Автошәһәрчек» мәйданчыгында кагыйдәләрне бозмыйча маршрут буйлап үттеләр һәм «акыллы самокат»эстафетасында катнаштылар.
Уен ахырында балалар флешмоб биеделәр. Шуннан соң балалар алдында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова чыгыш ясады. Ул балаларга куркынычсыз җәй теләде һәм аларга бүләкләр тапшырды.