Иске Гришкино авыл җирлегендә «Авыл көне»бәйрәме узды.

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев кунакларга һәм авыл халкына котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.

ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән   Иске Гришкино мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Михайлова Клавдия бүләкләнде.
ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән Иске Гришкино мәдәният йорты директоры Мария Япаева бүләкләнде.
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен һәм туган көне уңаеннан китапханәче Галина Бармакова бүләкләнде.
Авылны үстерүдә актив позицияләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Владимир Япаев, Антон Миронов, Станислав Кузнецов, Андрей Япаев.

Керәшен "Бигәш" халык фольклор ансамбле, "Туганайлар" халык ансамбле, "Ромашка" балалар бакчасы, Николай һәм Андрей Казанцевлар, Злата һәм Виктория Беловлар, Яна Шалаумова, Ксения Ермакова, Евдокия Камашева якты номерлар белән чыгыш ясады.

Бәйрәмне Виктор Япаев һәм Раушан Зиннуров алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International