"Семык" милли бәйрәме

2024 елның 21 июне, җомга

Бу ел саен уздырыла торган бәйрәм мари халкының яраткан традицион бәйрәмнәренең берсе булып тора, ул җәйге бәйрәм циклының башлануын билгели.

Бу көнне моңлы халык җырларыннан, халык уеннарыннан ләззәтләнергә, милли чигүләрне күрергә, традицион ашларны татып карарга һәм, әлбәттә, биергә мөмкин.

Быел бәйрәмне 15 июньдә Мамадыш районының Олы Шыя авылында билгеләп үттеләр. «Эрвел» мари җыры халык ансамбле (җитәкчесе — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Сидорова) һәм «Элнет» мари халык ансамбле (җитәкчесе — Т.Семякова) Менделеевск һәм Менделеевск районы мариларын тәкъдим иттеләр, бары тик күңелле һәм дәртле җырлар гына башкардылар.

Ансамбль һәм аның җитәкчесе катнашулары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International