Медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы.

2024 елның 21 июне, җомга

Һәр көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең белемнәрен, һөнәри осталыкларын һәм кайгыртуларын күрсәтәләр, кешеләрнең гомерләрен саклап калалар, авыртуны җиңеләйтәләр, төрле авыруларны диагностикалыйлар һәм дәвалыйлар. Алар безнең заманның чын геройлары!

 Медицина хезмәткәрләре-кеше гомерен саклап калу һәм сәламәт булдыру өчен батырлыклар башкаручы геройлар. Аларның һөнәри осталыгы  һәм эшкә тугрылыгы аеруча хөрмәт һәм танылуга лаек.

Район башлыгы исеменнән барлык катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева мөрәҗәгать итте.

Барлык медицина хезмәткәрләрен дә котлыйбыз! Сез искиткеч мөһим эш эшлисез, һәм сезнең эшегез һәрвакыт кадерле һәм хөрмәт ителә. Авыр, әмма игелекле эшегез өчен рәхмәт сезгә! Безнең иминлегебезгә һәм сәламәтлегебезгә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Хезмәтегез һәрвакыт бәяләнсен, ә тырышлыгыгыз лаеклы җимешләр китерсен!
Бүген бөтен дөнья медицина хезмәткәрләре көнен бәйрәм итә! Бу бәйрәм һәрберебезнең сәламәтлеге һәм иминлеге турында бетмәс-төкәнмәс тырышлык һәм фидакарьлек белән кайгыртучыларга багышлана.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри казанышлар һәм пациентларның чиксез рәхмәтләрен телибез! - диде Ләйсән Камил кызы.

Шулай ук Менделеевск үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова да барысына да җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Залда бүләкләү тантанасы узды, шулай ук тамашачыларны сөендерә торган искиткеч концерт номерлары тәкъдим ителде.

Шунысы куанычлы, безнең районда яхшы һәм намуслы медицина хезмәткәрләре күп. Аларның белемнәренә, катлаулы ситуацияне тиз аңлау һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү осталыгына кеше тормышы бәйле.

Ә алтын кулларга һәрвакыт Алтын йөрәк кушыла. Кешеләрнең ышанычын яулау өчен зур сабырлык, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек кирәк. Сез-безнең җирдәге иң чын сакчы фәрештәбез!

Сезгә ярдәм сорап килүчеләрнең барлык өметләре  аклансын, теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International