Татарстанда күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эшләре төгәлләнә

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстанда күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эшләре төгәлләнә.

«Милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елдан алып барыла торган эшләр 99 процентка үтәлгән.

Татарстан Росреестры статистикасы буенча, бу вакыт эчендә хокуксыз объектлар саны 695 меңнән 5,4 меңгә кадәр кимегән, дәүләт хокуклары 118 мең күчемсез милек объектына карата теркәлгән.

"2021 елдан Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча масштаблы системалы эш бара. Аларны ачыклау буенча вәкаләтләр, 518-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына бирелгән. Соңгы 2,5 елда әлеге законны гамәлгә ашыру кысаларында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына алдагы 10 елда кертелмәгән кадәр мәгълүмат кертелгән – 700 меңгә якын», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.

Агымдагы елда республикада мәгълүмат кертү буенча эш дәвам итәчәк. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хәбәр итүләренчә, элек исәпкә алынган 5,4 мең күчемсез милек объектының хокук ияләрен ачыкларга кирәк.

"Без бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында хокук ияләре турында мәгълүматлар булмаган объектлар санын 99% ка киметергә өлгердек.  Цифрлы рәвештә аз санда калган объектлар булуга карамастан, бу иң катлаулы объектлар. Аларга хуҗасыз һәм искергән милек кертергә мөмкин. Шулай да, быел Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар тулысынча тәмамланырга тиеш. Бу эш, беренче чиратта, гражданнар мәнфәгатьләрендә алып барыла», - дип хәбәр итте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән ышанычлы мәгълүматлар төбәкнең Җир һәм мөлкәт комплексы белән ачыклык һәм нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итүдә мөһим әһәмияткә ия, ә гражданнарга күчемсез милек белән каршылыксыз килешүләр төзергә, шулай ук аны алдау гамәлләреннән сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International