Хезмәткә һәм оборонага әзер

2024 елның 25 июне, сишәмбе

2024 елның 21 июнендә шәһәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен «Батыр» спорт мәктәбенең уен залында  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында «Яшь ГТОшки» спорт бәйрәме узды

 

Бәйрәмдә 2,6,8,10 һәм 12 нче балалар бакчалары командалары катнашты.

6-7 яшьлек малай һәм кыз командалары 10 метрга йөгерү, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга иелү, аннары 10 тапкыр аркада ятып гәүдәне күтәрү һәм 5 метр дистанциядән теннис тупын максатка ыргыту кебек ярышларда катнаштылар.

 

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча:

I урын- 12 нче "Крепыш" балалар бакчасы командасы 

II урын -  2 нче "Әкият" балалар бакчасы командасы

III урын - 8 нче «Сандугачым балалар бакчасы командасы

Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International