"Минем киләчәк һөнәрем" исеме астында" Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестлау үзәгендә Менделеевскида танышу экскурсиясе узды.
Чарада N3 химия-технология лицееның ишегалды лагеренда ял итүчеләр катнашты.
Башта балалар һәм педагоглар тест үзәге җитәкчесе һәм судья эше белән таныштылар. Аннары ГТО комплексын яшь баскычлары буенча сынап карадылар.