Менделеевскидан язгы чакырылышны сроклы хезмәткә җибәрделәр.
Бу уңайдан хәрби комиссариатта район хәрби комиссары Сергей Залуженко белән очрашу узды.
Хәрби комиссар егетләрнең берсе дә сугыш зонасына җибәрелмәячәген ассызыклады.
Югары баш командующий Указы нигезендә, яңа хәрбиләрнең берсе дә махсус хәрби операция үткәрү зонасына эләкмәячәк. Бу тәртип төгәл үтәлә", диде ул.
Шулай ук барлык балаларга да яхшы һәм лаеклы хезмәт теләде.