Менделеевск районының Турай авылында Корбан бәйрәме уңаеннан авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм җирле мәчет мәхәлләләре тарафыннан оештырылган корбан ашы узды.
Менделеевск Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев чараның хөрмәтле кунагы булды, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, аның чыгышын аңлатты.
Аннары җирле халыкка котлау сүзләре белән җирле Имам Флюр хәзрәт Миңнеханов һәм җирлек башлыгы Гөлнара Багданур кызы мөрәҗәгать итте. Абыстай Рабия ханым кунаклар белән Иман турында мәгълүмат уртаклашты, ә авыл яшьләре Ислам өлкәсендәге белемнәрен Коръән сүрәләрен укып күрсәтте .
Ахырда барлык катнашучыларны учакта пешкән тәмле шурпа һәм үлән чәйләре белән сыйладылар. Бәйрәм бай һәм шатлыклы үтте. Барлык кунаклар да канәгать калды.