«Юл-транспорт һәлакәтләрсез җәй» дигән танып белү әңгәмәсен «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова «Сатори» кече һәм урта төркем спортчылары белән үткәрде.
Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләре турында табышмакларны чиштеләр, «Дөрес әйт», «Өч светофор сигналы», «Самокат», «Пазл җыеп ал» уеннарын уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында үз фикерләрен киңәйттеләр.
Чара ахырында шәхси мобильлек чараларын куллану буенча белешмәләр алынды.