"Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен" прокты кысаларында «Форпост " үзәге активистлары һәм белгечләре Кокшан авылына юл тоттылар.
Анда алар вакытны актив һәм күңелле үткәрделәр, шулай ук 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар.
Безнең егетләр җәмәгать тәртибен саклау буенча бурычларны уңышлы үтиләр, акцияләрдә катнашалар һәм чараларны үзләре оештыралар. «Форпост» үзәге директоры Наталья Мәснәвиева барлык тәрбияләнүчеләргә аларның эше өчен рәхмәт белдерде һәм аларга «СТОЙ» клубының (сап-бордлар прокаты).бүләк сертификатларын тапшырды
Иң актив һәм инициативалы егетләр-Даниил Костин, Оксана Павлова, Майя Суходоева, Айназ Муллануров һәм Максим Кузнецов — «Форпост»үзәгеннән премияләр алдылар.
Шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Ришат Фәизов «Экояз-2024»республика акциясендә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырды.