28 июьдә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы булачак.
Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» илкүләм проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.
"Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Аның максаты-икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү.
Ни өчен эшкә урнашу ярминкәсенә барырга кирәк? Бу беренче чиратта мөмкинлек бирәчәк:
-эш табарга;
- компания вәкилләре белән шәхсән аралашырга;
- карьера яки тренинг планлаштырырга;
- эшкә урнашу вакытында дәүләт ярдәме турында белергә.
Үткәрү урыны: «Атмосфера»гөмбәзе,
Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 10 йорт
Чарага алдан язылу өчен телефон (85549)2-07-86
Без сезне көтәбез!