Менделеевск районы сайлаучыларның наказларын үтәү буенча алдынгылар рәтендә.

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә муниципалитетларның сайлаучылар наказларын үтәү буенча эш нәтиҗәләре игълан ителде.

Менделеевск районында бу күрсәткеч 90% тәшкил итте.

Көн тәртибендә шулай ук сентябрь сайлауларында катнашу белән бәйле бурычлар тора. Конференциядә Республика Дәүләт Советына булачак сайлауларга кандидатлар исемлеге расланды. Партия исемлекләре буенча партия 58 кешене тәкъдим итә.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International