Дәүләт хезмәтләре аша балага бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә мөмкинме?

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре аша балага бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә мөмкинме?

Татарстан Росреестры "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" рубрикасының яңа чыгарылышын әзерләде. Анда безнең ведомство экспертлары гражданнардан, шул исәптән социаль челтәрләрдә, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә язылучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирә.

- Дәүләт хезмәтләре аша милекченең баласына бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә мөмкинме һәм моны баланың әнисе аккаунтыннан эшләп буламы?

Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша балигъ булмаган балага караган яки карамагындагы күчемсез милек объектлары турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүматны бала 14 яшькә җиткән һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булган очракта гына сорарга мөмкин. Ата-аналарның берсенең шәхси дәүләт хезмәтләре кабинеты аша мондый сорау биреп булмый, шуңа күрә әлеге өземтәне бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан КФҮ аша сорарга мөмкин. Гариза бирүчегә кәгазь рәвешендә КФҮ офисында яки сорауда күрсәтелгән электрон почта адресына электрон рәвештә бирелергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге күчермә чикләнгән керү мәгълүматлары булып тора һәм нотариаль расланган ышаныч кәгазе нигезендә хокук иясенә, аның законлы вәкиленә генә бирелә ала.

- Әгәр ир белән хатын күчемсез милек сатып алганда килешүдә үз өлешләрен билгеләгән булсалар, нотариус моны расларга тиешме?

Әгәр ир белән хатынның күчемсез милекне түләүле сатып алу турындагы килешүдә аларның закон белән билгеләнгән уртак милек режимын үзгәртүгә ихтыяры ачык күрсәтелсә, мондый килешү нотариус тарафыннан расланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International