Җәйге дуатлон буенча ачык ярышлар (кросс+чаңгы роллерлары)

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

29 июньдә безнең шәһәрдә беренче тапкыр Д. И. Менделеев исемендәге стадионда җәйге дуатлон (кросс+ чаңгы роллерлары) буенча ачык ярышлар узды.

Ачык ярышларда катнашу өчен Казан, Ижау, Самара, Яр Чаллы, Түбән Кама, Байлар Сабасы, Әгерҗе, Тукай районы, Баулы, Нурлат, Кукмара, Минзәлә, Зәй, Лангепас (ХМАО), Самара, Кече Пурга, Алнаш, Можга, Вавож, Грахово, Байтуганово,Верхняя Иградан спортчылар килде.

Тренер А.А. Бательянов җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбенең «Чаңгы узышлары» бүлеге тәрбияләнүчеләре бу ярышларда актив катнаштылар.

Сигез яшь категориясендә спортчылар кроссны, 800 метрдан 2 км.кадәр дистанцияне уздылар, аннан соң чаңгы-роллерларда йөгерүне дәвам иттеләр, дистанция 1250 м. дан 5 км. кадәр тәшкил итте. Иң өлкән катнашучыга 65 яшь иде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча финишта барлык спортчылар истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International