Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә, бакчачыларга һәм яшелчәчеләргә каты коммуналь калдыклар туплау өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру җиңелрәк булачак.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, бу процедураны гадиләштерүче Хөкүмәт карары имзаланган.
Әлеге карар бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең каты коммуналь калдыклар җыю өчен контейнер мәйданчыкларын урнаштыру кыенлыклары турында мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә әзерләнгән. Күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренә карата да шундый ук кыенлыклар бар.
Чыннан да, каты коммуналь калдыкларны урнаштыру, бигрәк тә бакчачылык ширкәтләрендә, аларның территориясендә мондый мәйданчыкларны урнаштыру өчен махсус җиһазландырылган урыннар юклыгы проблемасы күптән өлгергән. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу проблема хәл ителәчәк: контейнер мәйданчыкларын хәзер җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут урнаштырмыйча урнаштырырга мөмкин. Шуның белән халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге тәэмин ителәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
«Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков фикеренчә, яңа тәртип җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларда яшәүчеләр һәм дача участоклары хуҗалары ихтыяҗлары өчен чүп контейнерларын урнаштыру процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук муниципаль берәмлекләр территориясен төзекләндерүгә ярдәм итәчәк.
"Каты коммуналь калдыклар җыю өчен мәйданчыклар оештырырга ашыкмаган бакчачылык ширкәтләре бар, һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә җир булмау сәбәпле, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыкны физик яктан рәсмиләштерергә теләгән, әмма булдыра алмаган бакчачылык ширкәтләре бар. Хәзер исә бу һәм башка бакчачылык ширкәтләренең муниципаль җирдә, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтее территориясеннән читтә дә мондый мәйданчыкны рәсмиләштерүдә проблемалар булмаячак. Шул ук вакытта мондый адым коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең әлеге территорияне тоту өчен җаваплылыгын ныгытачак, шуңа күрә бакчачылык ширкәтләре янындагы стихияле чүплекләр юкка чыгачак, ниһаять тәртип урнаштырылачак»,-дип хәбәр итте Дмитрий Волков.