Әлфия Когогина: федераль законнарны кабул итү һәм бюджетка акча салу аз. Аларны республикага да җәлеп итәргә кирәк

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

"Дәүләт Думасы депутатларының төп функциясе -  федераль законнар кабул итү, шул исәптән төрле дәүләт программаларын финанслауга акча салынган Россия Федерациясе бюджеты турында. Әмма бюджетка акча кертү аз, аларны республикага да җәлеп итәргә кирәк. Бу безнең эшче төркемнең бурычы, анда без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм сәнәгать предприятиеләре белән бер командада үз эшебезне төзибез», – дип аңлатма бирде Когогина.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «АЙСИЭЛ ЭЛЕКТРОНИКС» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Степанов, Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар эшнең агымдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Быелның 5 аенда Татарстан предприятиеләре дәүләт программалары буенча 38,7 млрд сум федераль акча, шул исәптән «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» программасы буенча 36 млрд сум һәм сәнәгатьне үстерү фондыннан 2,7 млрд сум ташламалы заемнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International