Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Закон, кабул ителгәннән соң, 8 миллионга якын эшләүче пенсионерга кагылачак. Шуны танырга кирәк, бу федераль бюджет өчен чыгымлы чара – киләсе өч елда 500 млрд сумнан артык акча кирәк булачак. Ләкин бу гадел һәм дөрес, һәм бу карарны депутатларга Президент гамәлгә ашырырга кушты.
2025 елдан башлап, эштән киткән пенсионерлар белән беррәттән, эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен ел саен индексацияләү карала. Тәкъдим ителгән механизм буенча, иминият пенсиясе суммасы, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү, барлык индексацияләрне (артуларны), эш һәм (яки) башка эшчәнлек алып бару чорында булган коррекцияләрне исәпкә алып индексацияләнә, аннан иминият пенсиясе суммасы, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү, 2025 ел һәм аннан соңгы еллар индексацияләренә кадәр исәпләнгән һәм мондый ысул белән билгеләнгән иминият пенсиясе, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү суммалары аермасы иминият пенсиясе суммасына, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү суммасына өстәлә, индексация алдыннан түләнә торган дата буенча.
Шулай ук исәп-хисап пенсия капиталы күләмен валлаштыруны финанслау мөмкинлеге карала, шул исәптән мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары хисабына да. Федераль бюджетның иминият взнослары һәм трансфертлары күләме турында карар ел саен бюджет законнары кысаларында билгеләнәчәк.