Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар катнашты:
Можга шәһәре Башлыгы - Эрик Уразов;
Удмурт Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе- Александр Журавлев;
Удмурт Республикасы Милли сәясәт министры - Эдуард Петров;
- Менделеевск шәһәре башлыгы урынбасары, шәһәр Советы Рәисе урынбасары-Наил Сөләйманов;
Удмурт Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Можга шәһәренең Мактаулы гражданы - Рәшит Абашев.
"Бу якты һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим! Яраткан бәйрәмебез һәр йортка бәхет китерсен!",- дип барысын да бәйрәм белән Можга шәһәре башлыгы Эрик Уразов котлады.
"Хөрмәтле Можга шәһәре халкы һәм кунаклары, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләрнең барысыннан да һәм шәхсән үземнән Сезне якты, матур һәм юмарт Сабан туе бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!" - бәйрәмнең барлык халкын һәм кунакларын Менделеевск башлыгы урынбасары, шәһәр Советы Рәисе урынбасары Наил Сөләйманов сәламләде
Шулай ук бу көнне шәһәр паркында милли көрәш, традицион ярышлар, балалар Сабан туе, милли уеннар, бию программасы һәм шәһәрнең актив гаиләләрен хөрмәтләү узды.
Бәйрәмдә абсолют батыр булып Денис Шутов танылды. Аңа, традиция буенча, Сарык тәкәсе тапшырдылар һәм телевизор бүләк иттеләр.
18.30 сәгатьтә шәһәр паркы стадионында шәһәрнең үзешчән артистлары һәм Казанның «MINGAZOV» кавер-төркеме катнашында бәйрәм кичке программасы старт алды.
Можга шәһәрендә милли Сабан туе бәйрәме бик якты, бай һәм күңелле үтте. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр рухы белән сугарылган бу бәйрәм шәһәргә шатлык һәм тантана атмосферасы алып килде. Можга шәһәрендәге Сабан туе кешеләрнең күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырган вакыйга булды.