8 июльдән 12 июльгә кадәр Тихоново авылында
15 июльдән 19 июльгә кадәр Песәй авылында
22 июльдән 26 июльгә кадәр Ижевка авылында
Аларны түбәндәге белгечләр кабул итәчәк: терапевт, хирург, эндокринолог, офтальмолог, оториноларинголог, травматолог, кардиолог, акушер-гинеколог, невролог.
Алар түбәндәге тикшерүләр үткәрәчәк: кан тамырларына, йөрәккә ультратавыш тикшерүе, электрокардиография, кан анализларын алу.
Шулай ук "ФЛЮМАММ" комплексы да булачак, анда флюорография һәм маммография үтәргә мөмкин
⏱Бу комплексларның эш режимы 8.00 дән 15.00 гә кадәр. (төшке аш өчен тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр)
Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булуы мөһим.
Хөрмәтле авыл халкы, сезнең сәламәтлек-сезнең кулларда! Аның турында кайгыртуны соңга калдырмагыз.