ВКонтакте социаль челтәрендә узган онлайн-фотомарафонда 20дән артык гаилә катнашты. Конкурста җиңүчеләргә Пляж дирекциясеннән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Онлайн-марафонда иң күп лайк җыйган гаиләләр — Минһаҗетдиновлар, Нургалиевлар, Шәйхетдиновлар, Шәрифуллиннар һәм Глебовлар.
Фестиваль программасы бик бай булды һәм үз эченә «Менделеевск яңалыклары» редакциясеннән, «Юность» кинотеатрыннан һәм «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый берләшмәсеннән мастер-класслар алды. Яшьләр өчен «Көйне таны» интерактивы оештырылды, ә иң кечкенәләр өчен — сабын куыклары белән шоу оештырылды..
Фестивальгә килүчеләргә «Юность» кинотеатрыннан ачык һавада кино күрсәтүдән ләззәтләнергә мөмкинлек бирелде, анда 6+рейтингы белән «Моя ужасная сестра 2» гаилә фильмы күрсәтелде.
Шулай ук чара кысаларында Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды.
Фестивальдә катнашучылар чараның җылы һәм уңайлы атмосферада узуын билгеләп үттеләр.