Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар.

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу сумма түбәндәге түләүләрдән тора:
 ✔ республикадан   1 050 000 сум
✔  РФ Оборона министрлыгыннан 195 000 сум
 ✔ Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300 000 сумга кадәр

Бу Татарстанда контракт төзүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы. Бу турыда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Югары түләү алу өчен контрактка 2024 елның 31 июленә кадәр кул куярга кирәк.

Югары түләүләрне махсус хәрби операция сугышчылары сафларын тулыландырырга теләгән татарстанлылар гына түгел, шулай ук илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Шулай ук контракт төзүчеләргә барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм чаралары һәм тернәкләндерү гарантияләнә.

📲 Җентекләбрәк 8(800)222-59-00 телефоны һәм сайт аша белергә мөмкин heroes-tatarstan.ru.

#Менделеевск муниципаль районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International