"Һәркем өчен дә кунакчыл шәһәр Менделеевск" - безнең шәһәрдә шундый социаль проект эшләтеп җибәрделәр. Бу ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең масштаблы инициативасы.
Катнашучылар Менделеевск территориясен туган якны өйрәнү музее командасы эшләгән өч инклюзив маршрут буенча тикшерделәр.
«Авыл» велосипедта йөрүчеләр өчен маршрут
"Тыныч таулар" скандинавия йөрешен яратучылар өчен маршрут
Аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм балалар коляскалары белән йөрү өчен шәһәр үзәге маршруты
Җәяүле юлларны өйрәнгәндә тикшерүчеләр фотолар төшерделәр һәм Яндекс карталар территориясенә керү мөмкинлеге турында искәрмәләр керттеләр
Ревизорлар ролендә аз хәрәкәтләнүче менделеевлылар, "көмеш яшь" вәкилләре, балалар коляскалары белән шәһәр кешеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм Менделеевскиның битараф булмаган халкы булды
Проект шәһәр территориясе һәркем өчен мөмкин кадәр уңайлырак булсын өчен маршрутларны камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.