Үзәк директоры Наталья Мәснәви кызы балалар өчен интеллектуаль биремнәр әзерләгән.
Аларны хәл итү процессында активистлар интернетта потенциаль куркынычларны искә төшерделәр, мошенниклардан һәм буллингтан саклану ысулларын һәм чараларын тәкъдим иттеләр.
Әңгәмә барышында балалар үз тарихлары белән уртаклаштылар, шәхси битләрне вату тәҗрибәсе турында сөйләделәр һәм куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләделәр.