"Ишегалды бәйрәме"

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Бәйрәмгә төрле яшьтәгеләр: балалар, ата-аналар, әбиләр һәм бабайлар килде. Безнең шәһәрдә мондый чаралар уздыру күркәм традициягә әверелде. Биредә төрле һөнәр ияләре яши, әмма аларның барысын да туган Менделеевскига мәхәббәт берләштерә.

Бәйрәмнең программасы бик бай һәм төрле иде: балалар сәнгать мәктәбеннән иҗади номерлар, котлаулар, мастер-класслар. Болар барысы да шатлык һәм позитив атмосфера тудырды.

"Территория "Безнең ишегалды" программасы ярдәмендә төзекләндерелде", - дип сәламләде җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников. Ул ишегалдында яңа асфальт һәм тротуарлар, балалар өчен уен элементлары, ял итү өчен эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылуы турында сөйләде.

Биредә яшәүчеләрне шулай ук әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүче Айрат Гайнатуллин һәм «Бондюжский» ТИҮ рәисе Рәмзия Әхмәдиева котлады.

Быел Профсоюз урамы, 4 йорт, шулай ук Ушковлар урамы, 6, 8 һәм 4 йортлары «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелде. Бу программа бөтен Татарстан Республикасында уңайлы һәм имин киңлекләр булдыруга юнәлдерелгән. 2020 елдан 2023 елга кадәр Татарстанда 4339 ишегалды төзекләндерелгән.

Балаларга да, өлкәннәргә дә ишегалдында вакыт уздыру: уйнау, күршеләр белән аралашу, гаилә бәйрәмнәре һәм чаралар оештыру күңелле булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International