Менделеевскида хәрби хезмәткә чакырылучылар ант кабул итте

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Күрше Удмуртия Республикасында 39 нчы инженер-саперлык полкында тантаналы рәвештә ант кабул итү булды.

Агымдагы елның февралендә Менделеевск районы белән 53701 хәрби часть арасында шефлык элемтәләре урнаштыру турындагы килешүгә кул кую сәбәпле, хәзер Менделеевск егетләре үз йортларыннан ерак түгел сроклы хезмәт үтә алалар. Ике бала инде хәрби хезмәт үтә, ә өчесе өчен бүген мөһим вакыйга - ант кабул итү.

Хәрби частьне тулыландыручы яшьләрне Менделеевск районы хәрби комиссары Сергей Залуженко һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров хәрби ант кабул итүләре белән котлады.

"Ватанны саклау, аңа тугрылык  белән хезмәт итү — һәр ир-ат өчен зур хөрмәт. Хәзер сезнең артта-гаять зур ил, ә сез инде хәрби хезмәткә чакырылучылар гына түгел, ә үз Ватаныгызның булачак сакчылары.",- дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткә чакырылучыларга Роберт Ринат улы.

Солдатларның тормышында онытылмаслык якты вакыйга булды. Алар ант иттеләр. Моннан тыш, бу мөһим вакыйга, безнең бөек Россия халкына намуслы хезмәт итү бурычы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International